Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Кукмара районында сигез балалы гаиләдә янгын чыккан

Күрәчәк булмасын!

Кукмара районында  торак йортның түбәсе һәм сарай янганКукмараның "Хезмәт даны" сайтындагы хәбәргә караганда, 2024 елда Кукмара районы биләмәсендә беренче янгын 17 гыйнвар көнне була. 23 сәгать 18 минутта 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Каенсар авылының Тукай урамында шәхси хуҗалык януы турында телефон аша хәбәр алына.

  Янгын сүндерүчеләр килгәндә, сарай һәм торак йортның түбәсе ачык ут белән яна торган була. Аның бөтен йортка таралу куркыны да яный. Янгын сүндерү подразделениесен күршеләре каршы алып, әлеге йортта яшәүче алты кеше үзләре эвакуацияләнүе турында хәбәр итә.

Социаль челтәрләрдә әлеге гаиләгә ярдәм итү турында мәгълүмат таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев