Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә ир-атны кыйнап үтергән яшьләр алты ел ярымга ирекләреннән мәхрүм ителгән

Исерек яшүсмерләр тәмәке бирмәгән өчен ир-атны балалар мәйданчыгында кыйнаган.

Әлмәттә ир-атны кыйнап үтергән яшүсмерләр алты ел ярымга ирекләреннән мәхрүм ителгән. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«14 һәм 15 яшьлек ике яшүсмер «Аңлы рәвештә авыр зыян салып, кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча гаепле дип табылган. Суд һәркайсына алты ел ярым төрмә билгеләде», - диде Шептицкий.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек 3 июльдән 4 июльгә каршы төндә ике исерек яшүсмер 48 яшьлек салмыш ир-аттан тәмәке сораган, дип хәбәр иткән иде. Гозерләре кире кагылган яшьләр ир-атны җиргә егып салып, кыйный башлаган. Алган җәрәхәтләрдән ир-ат шунда ук вафат булган.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев