Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Март аенда прокуратура “Порт”та янгын куркынычсызлыгы буенча төгәлсезлекләр тапкан

Янгын куркынычсызлыгы буенча төгәлсезлекләр Порт” сәүдә үзәгенең өч бинасында табылган.

Март ае ахырында прокуратура тикшерүе “Порт” сәүдә үзәгендә янгын куркынычсызлыгы буенча төгәлсезлекләр тапкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Алдан “Татар-информ” Казанда Оренбург трактындагы “Порт” сәүдә үзәгенең “Б” блогында янгын чыгуын хәбәр иткән иде.

  • Баштан “Порт” сәүдә үзәгендә янгын мәйданы 20 квадрат метрда булган, аннан берничә сәгать эчендә ун тапкырга артып , ул 200 квадрат метрга кадәр җиткән.

Гадәттән тыш хәл булган урында Казан янгын-коткару хезмәткәрләре дүртенче санлы чакыру буенча эшли.

Янгын чыккан урынга Казан прокуроры Олег Дроздов килгән. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарә җитәкчесе Алексей Соколов шулай ук анда.

Руслан Галиев хәбәр итүенчә, “Порт” сәүдә үзәгендә ахыргы тикшерү 29-30 мартта, Россия Генераль прокуроры йөкләмәсе буенча узган.
Корпуслы биналарының берсе “Вазифа” ҖЧҖга караганлыгы ачыкланган. Сүз уңаеннан, “Татар-информ” мәгълүматлары буенча, бүген янгын нәкъ менә шул корпустан, киемнәр кибетеннән башланган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең Казан буенча Идел буе районының күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре ачыклаганча, "Порт” сәүдә үзәгендә янгын куркынычсызлыгы буенча кимчелекләр булган. Мәсәлән, янгын куркынычсызлыгы классы буенча сату урыннар бүленмәгән, азык-төлек блогында утка каршы торырлык ишек куелмаган.

Шулай ук сәүдә үзәгендә янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнү узмаган кешеләр эшләгән.

Тикшерү “Порт” сәүдә үзәгенең башка корпусы хуҗасы “Ран капитал”ҖЧҖ булуын ачыклаган.

Әлеге корпустагы кимчелекләрдән балалар уен зонасының икенче катта һәм эвакуацияләү ишегеннән 20 метр ераклыкта булуы тора.
Янгын насослары тоташкан торба үткәргеч задвижкалары ябык һәм пломба куелган. Әлеге корпуста да янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнү узмаган кешеләр эшли.

“Порт” сәүдә үзәгенең өченче корпусы хуҗасы “Заря кондитер фабрикасы" тора. Бу корпуста түбәндәге кимчелекләр табылган: эвакуация юллары чүп-чар белән тулган, шулай ук янгын насослары тоташкан торба үткәргеч задвижкалары ябык һәм пломба куелган, дивардагы тавыш җиткергеч-кисәткечләр дөрес куелмаган, персонал янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнү узмаган.

Идел буе прокуратурасы тикшерүләре нәтиҗәләре буенча барлык бина хуҗаларына карата янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу буенча административ эш кузгатылган. Вазифаи затлар алты мең сум штрафка тартылган.

Бирелгән күрсәтмәләрдән соң прокуратурага кимчелекләр бетерелү, гаепле кешеләрнең дисциплинар җаваплылыкка тартылуы турында җавап кергән.
15 майда прокуратурадан районның күзәтчелек органнарына кимчелекләр бетерелгәнлекне тикшерү өчен кабат тикшерү үткәрү таләбе җибәрелгән.

Хәзерге вакытта “Порт”сәүдә үзәгендә янгын чыгу факты буенча прокуратура тарафыннан тикшерү башланды.

“Килеп чыккан хәл, шул исәптән янгын барлыкка килгән урын, янгын барышы һәм сүндерү эшләре, янгын сәбәбе, гаепле кешеләр, янгын китереп чыгаруга этәргеч биргән хәлләр, объектның янгын куркынычсызлыгы торышы - барысы да Гадәттән тыш хәлләр күзәтчелек органнары тарафыннан турыдан туры прокуратура күзәтчелеге астында ачыкланачак”, - дип хәбәр итте агентлыкка Руслан Галиев.

Алдан “Татар-информ” шәхси чыганагына сылтама белән Казанның Идел буе районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге “Порт” сәүдә үзәгендә янгын чыгу факты буенча “ Ут яки башка куркыныч тудыру чыганаклары белән саксыз эш итү аркасында зур күләмдәге чит мөлкәтне юкка чыгару яки зарар китерү” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатуын җиткергән иде.

Фото: Ильнар Тухбатов

http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев