Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Массакүләм матбугат чараларында “Зимняя вишня”да чыккан янгын сәбәбен атадылар

Әгәр дә вентиляцияне сүндергән булсалар, янгын таралмаган булыр иде.

Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә чыккан янгын сәбәбе -  дүртенче катта балалар уен зонасы өстендәге электр үткәргечтә кыска ялганыш булу, дип яза “Коммерсантъ”.

Кыска ялганыш түбәдән су агу нәтиҗәсендә булган. Түбәдәге җыештырып алынмаган кар эри башлап, сулары үткәргечкә тамып торган, диелгән басма хәбәрендә.

Баштан балалар коры бассейны өстендәге пластик плафон янган, аннан ялкын бассейндагы поролон кубикларга сикергән.

Әгәр дә вентиляцияне сүндергән булсалар, янгынны җәелдермәскә мөмкин булган булыр иде, әмма аны эшләүче булмаган, дип белдергән басма.

Фото: http://42.mchs.gov.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев