Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Минзәләдә ике кыз һәм бер егет утырган «Нива» машинасы боз астына төшеп киткән

Яшьләр автомобильдән үзләре чыга алган.

Минзәләдә ике кыз һәм бер егет утырган «Нива» машинасы боз астына төшеп киткән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртән өч кеше утырган автомобиль ярдан 300 метр ераклыкта елгада боз астына төшеп киткән. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр килде. Фаҗига урынына Минзәлә янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре, Чаллы коткаручылары һәм полицейскийлар барды.

Егет һәм ике кызның автомобильдән үзләре чыккан. Аларны туганнары өйләренә кайтарып куйган. Машина метр ярымга якын тирәнлектә су эчендә калган.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев