Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Мәскәү һәм Удмуртиядән килә торган йөк машиналары Алабуга районында бәрелешкән

М7 трассасындагы авария аркасында хәрәкәт кыенлашкан.

Алабуга районында Мәскәүдән һәм Удмуртиядән килгән йөк машиналары бәрелешкән, зыян күрүче бар. Бу хакта авария шаһитлары хәбәр итә.

М7 юлында Мәскәүдән килгән «МАН» белән Удмуртиядән «МАЗ» бәрелешкән. Һәлакәттә «МАЗ» йөртүчесен төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар.

«Волго-Вятскуправтодор» ФКУда хәбәр итүләренчә, М7 юлында Ижевск һәм Пермьга килү юлына кадәр хәрәкәт кыенлашкан. Ижевск ягына баручы автомобильләр аварияне юл кырыеннан әйләнеп уза. Хәрәкәтне ЮХИДИ хезмәткәрләре җайга сала.

Фото: пресс-служба «Волго-Вятскуправтодора»

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев