Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Өч мошенник Татарстанда яшәүчеләрне алдап, акчаларын алган

Хокук сакчылары бу ир-атларның Чаллы, Түбән Новгород һәм Чуашстанда кылынган җинаятьләрдә катнашы барлыгын ачыклаган.

Өч мошенник урамда акча югалту турында уйдырма сөйләп, Чаллы, Түбән Новгород һәм Чуашстан кешеләрен алдаганнар. Бу турыда Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«12 августта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәнең кизү частенә 66 яшьлек хатын-кыз гариза язган. Хатын полиция хезмәткәрләренә Төзүчеләр проспекты буенча 18нче номерлы йорт янында билгесез ир аның 3 мең сум акчасын урлавын сөйләде», - дип ачыклык кертте ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Полицейскийлар өлкән яшьтәге ханымның банктан акча алуын һәм өенә кайтуын ачыклаган. Урамда аның янына ир-ат килә, җирдән акчаның бер кабына охшаган бер төерне күтәрә һәм читкә китәргә тәкъдим итә. Бу вакытта алар янына башка кеше килеп, бу - аның акчасы булуын ышандыра башлый. Ялган зыян күрүче пенсионер ханымга сумкасы һәм кесәсе булуын күрсәтергә таләп итте. Куркып калган ханым акчаны тартып алып, аларны ир-атларның берсенә тапшыра. Тегесе акчаны санап, ханымга кире кайтарган. «Спектакль»дән соң аферистның икесе дә качып китә, ә зыян күрүче акчасының югалуын ачыклый.

Шул ук көнне полициягә тагын бер хатын мөрәҗәгать иткән, охшаш сценарий буенча аның 40 мең сум акчасын урлаганнар.

Полицейскийлар ике җинаятьнең дә урынын караган, видеокүзәтү камера язмаларын өйрәнгән һәм аферистлар йөргән автомобильне ачыклаган. Мошенникларны Бөгелмәдә кайнар эздән тоткарлыйлар. Аларның 43 яшьлек Украина гражданины, Липецк өлкәсендә яшәүче 62 яшьлек һәм Казахстан Республикасының 50 яшьлек гражданины булуы ачыкланган.

Тәртип сакчылары шул ук ир-атларның Чаллы, Түбән Новгород өлкәсе һәм Чуашстандагы шундый ук җинаятьләргә катнашы булуын ачыклаган. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүчеләр гамәленнән зыян күрүчеләрнең барысын да Татарстан Эчке эшләр министрлыгы «02» телефонына яки 291-20-02 «ышаныч телефоны»на мөрәҗәгать итүләрен сорый.

Фото: 16.мвд.рф

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X