Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Питрәчтә юл-транспорт һәлакәтендә яшүсмер малай һәлак булды

Юл-транспорт һәлакате Никольская урамында булган.

6 июньдә, Питрәч авылында 20 сәгать 20 минутта Никольская урамында машина йөртүче чит ил машинасы белән велосипедта юл аркылы чыгучы яшүсмергә бәрдергән. Ашыгыч ярдәм биш минуттан соң, юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре - 10 минуттан, тикшерү-оператив төркем 20 сәгать 35 минутта килеп җиткән. Яшүсмер малай каты тән җәрәхәтләре алган, ул Питрәч район үзәк хастаханәсендә вафат булган. Зыян күрүче Казанда яшәгән, Питрәчкә бабасы һәм әбисе янына җәйге каникулларга кунакка кайткан булган.
Машина йөртүче зыян күрмәгән, транспорт средствосында механик зыян килгән булган. Машинада видеорегистратор һәм радар-детектор юк, автомобильнең ян пыялалары тонировкаланмаган, бар якта да бер типтагы җәйге резина урнаштырылган. Шофер хәрәкәт иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган. Малайда шлем, аның киемнәрендә яктылыкны чагылдыручы элементлар булмаган.

Фото: http://pestrecy-rt.ru

http://pestrecy-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев