Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Прокуратура Казан Кремле янында атыш оештырган ир-атка җәза бирелергә тиешлеген әйтте

Күзәтчелек ведомствосы белгечләре ул ир-ат җәмәгать тәртибен бозган дип саный.

Прокуратура Казан Кремле янында автоматтан атыш оештырган ир-ат бу гамәле өчен җавап тотарга тиеш дип саный. Бу турыда Татарстан прокуратурасының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Видеода күренгәннәрне исәпкә алып, җинаять эше кузгатудан баш тарту турындагы карар законсыз һәм нигезләнмәгән булачак. Шулай итеп, җәмәгать тәртибен тупас бозган ир-атның гамәлләренә бәя бирелмәгән, шулай ук тиешсез урында атыш оештырган өчен җаваплылыкка тарту чаралары күрелмәгән», – дип сөйләде Руслан Галиев.

Нәтиҗәдә Казанның Вахитов районы прокуратурасы өстәмә тикшерү оештыру өчен полиция бүлегенә эш материалларын кире кайтарган. Прокуратура бу эшне контрольдә тотачак.

Полицейскийлар «АКМ» үзгәртелеп ясалган автоматның хуҗасы 33 яшьлек казанлы булуын һәм ир-атның ядрәсез патроннар белән атуын ачыклаган. Шул сәбәпле җинаять эше кузгатмау турында карар чыгарылган.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев