Сабада яшәүчене алдап, 150 мең сумын үзләштергән
Полиция хәбәр итә
Кем икәнлеге ачыкланмаган кеше билгесез урында Г.ның ышанычын яулап, аның телефонындагы ватсап месенджерыннан файдалана һәм 10000 сум акчасын үзләштерә.
Билгесез кеше ачыкланмаган шартларда законсыз рәвештә Г. исеменә теркәлгән “Госуслуги” сервисы профиленә керә, нәтиҗәдә компьютердагы мәгълүматка блокировка ясала. Моннан тыш кемлеге ачыкланмаган мошенник үзен “МТС” хезмәткәре итеп таныштырып, оператор белән төзелгән килешүне ерактан торып озынайтырга тәкъдим ясый һәм Г.ның ышанычын казанып, аның 150000 сум акчасын урлый.
Диләрә Кәримова,
Район эчке эшләр бүлеге штаб начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев