Җиңел автомобильдәге төрле тән җәрәхәтләре алган ике кешене (машина йөртүче һәм пассажир) хастаханәгә озатканнар.
Кичә кичке сигезләр тирәсендә Саба районында, Шәмәрдән – Пчеловод автомобиль юлында җитди юл һәлакәте булган.

Авариянең шаһитлары «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, биредә Renault җиңел автомобиле һәм «КАМАЗ» йөк машинасы кара-каршы бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, чит ил автомобиле юл читенә төшеп киткән. Авария булган урыннан җибәрелгән фотолардан күренгәнчә, аңа шактый зыян килгән – кузовының алгы өлеше һәм алгы тәрәзәсе ватылган, капоты һәм ишеге чыгып төшкән.
«Җиңел автомобильдәге төрле тән җәрәхәтләре алган ике кешене (машина йөртүче һәм пассажир) хастаханәгә озаттылар», - дип искәртте авариянең шаһитлары.

Фото: шаһитлар
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев