Корбаннар арасында россиялеләр юк, дип белдерделәр Россия илчелегендә.
Шри-Ланкада шартлаулар нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 290га җиткән, тагын 500 кеше зыян күргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, һәлак булучылар арасында Дания, Япония, Пакистан, Марокко, Һиндстан, Бангладеш, Кытай, Нидерланд, АКШ, Төркия һәм Бөекбритания гражданнары бар. Алар арасында россиялеләр юк, дип белдерделәр Россия илчелегендә.
Полиция 24 кешене тоткарлаган.


Нет комментариев