Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

"Сосновый бор" балалар лагеренда 64 кеше агуланган

Төбәк сәламәтлек саклау министрлыгында зыян күрүчеләрнең тормышына куркыныч янамавын җиткергәннәр.

Свердловск өлкәсенең "Сосновый бор" лагеренда 64 кеше агуланган. Аларны эчәк инфекциясе белән зарарланануында шикләнеп, хастаханәгә озатканнар. Бу хакта ТАССка өлкә прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

"33 кеше Кушва, 31е Түбән Тагил хастаханәсендә. Тагын 11 баланы лагерьдан китерәләр”, - дигән агентлык әңгәмәдәше.

Төбәк сәламәтлек саклау министрлыгында зыян күрүчеләрнең тормышына куркыныч янамавын әйткәннәр.

Матбугат хезмәтендә, агулану сәбәбе ачыклануын, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтеннән көтәбез, дип җиткергәннәр.

Фото: http://matbugat.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев