Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Сыерның кеше йөзле монстр бозавы туган

Мондый вакыйгалар планетаның төрле почмакларында булгалап тора. Сыер бозаулаган, ләкин кайбер сәбәпләр аркасында бозау бөтенләй бу терлекә охшамаган. Аның борыны юк, күзләре сәер, гомумән, ул шактый куркыныч күренә. Галимнәр гарип мал тууның ДНК дәрәҗәсендә өзеклек туу нәтиҗәсендә булуына ышана.

Төньяк Аргентинаның Санта-Фе провинциясендә Вилья-Ана авылында фермерда кеше йөзле бозау-мутант туган. Бу хакта Daily Mail хәбәр итте. Хайван нибары бер-ике сәгать кенә яшәгән. Видео кадрларда мал сәер итеп мөгри һәм хәрәкәтләнми. Бу — генетик мутацияләрнең нәтиҗәсе, дип фаразлана. Бозауның борыны юк, ә күзләре якын урнашкан һәм алга карап тора. Аның тышкы кыяфәтендә сыерга охшаган берни дә юк.

Җирле белгечләр билгеләп үткәнчә, җан иясе деформацияләнгән баш сөяге белән белән туган, бу аңа бик куркыныч күренеш биргән. Эксперт-генетик Николас Магнаго мондый хәлләр ба, әмма бик сирәк була, дип белдергән. Сәбәбе кайбер химик яки биологик матдәләр булырга мөмкин. Алар аркасында бозау шундый гарип булып дөньяга килгән. Моннан тыш, эчке органнар эшчәнлеге бозылган, шуңа күрә ул исән кала да алмаган.

Фото: pixabay.com, tatar-today.ru

tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X