Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстан Президенты бүгенге фаҗигадә тагын бер кешенең һәлак булганлыгын әйтте

Нәтиҗәдә җиде баланың, бер укытучының, шулай ук мәктәп хезмәткәренең гомере өзелгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның 175нче мәктәбендә булган фаҗигагә бәйле өстәмә мәгълүмат җиткерде.

Президент сүзләренчә, нәтиҗәдә җиде бала, сигезенче сыйныф укучылары: дүрт малай һәм өч кыз һәлак булган. Моннан тыш, бер укытучының, шулай ук мәктәп хезмәткәренең гомере өзелгән.

Балалар клиник хастаханәсендә 18 бала дәвалана, аларның кайберләре утлы коралдан яраланган. Табиблар аларны савыктыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Ике олы кеше 7нче шәһәр хастаханәсендә һәм Республика клиник хастаханәсендә дәвалана.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Мәскәүдән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы борты килүе көтелә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев