Хәзерге вакытта авария сәбәпләре ачыклана.
Татарстан юлында фура белән бәрелешкәннән такси йөртүчесе һәм пассажиры үлгән. Авария республиканың Югары Ослан районында, Р-241 трассасында Югары Мәми борылышы янында булган.

Көчле бәрелүдән җиңел машинаның алгы өлеше яньчелгән. Бәрелештән соң йөк машинасының кабинасы яна.
«Татар-информ»га авария шаһитләре хәбәр иткәнчә, юл — транспорт һәлакәтендә такси йөртүчесе һәм пассажир үлгән. Хәзерге вакытта авария сәбәпләре ачыклана.

Фото: шаһитлар
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев