Nissan шоферы алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.
Кичә кичке уннар тирәсендә республиканың Югары Ослан районында Савино торак пункты янында куркыныч юл һәлакәте булган.

Шаһитлар «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Nissan автомобиленең йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм Владимир өлкәсеннән килүче «КАМАЗ» белән бәрелешкән.
«Җиңел автомобильнең йөртүчесе салонда кысылып калган. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук һәлак булган», - дип искәртте шаһитлар.
Республика Дәүләт автоинспекциясенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлегеннән агентлыкка белдерүләренчә, Nissan шоферы элегрәк авария урыныннан качып киткән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Ир-аттан алкогольгә анализ алып, тикшерүгә җибәргәннәр.
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев