Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстан юлында ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә ир белән хатын зыян күргән

Зыян күрүчеләрне якындагы хастаханәгә озатканнар.

Җиңел автомобиль һәм йөк машинасы катнашындагы юл һәлакәте Чаллы янында, Сосновый бор – Чаллы юлында булган.


Агентлыкның Автокаладагы үз хәбәрчесе Валентин Кулагин «Татар-информ»га белдергәнчә, җиңел автомобиль белән идарә иткән 74 яшьлек ир-ат игътибарын читкә юнәлткән – ул нәрсәдер алу өчен артына борылган. Шул мизгелдә машина читкә каерган һәм каршыга килүче йөк автомобиле белән бәрелешкән.


Нәтиҗәдә, машина йөртүче һәм аның хатыны төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрне якындагы хастаханәгә озатканнар.

Фото: Валентин Кулагин

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев