Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда браконьерны тоткарлаганнар

Оперативниклар ир-атны Мишә елгасында аеруча сакланыла торган табигать территориясендә тотканнар.

Татарстанда браконьердан төрле төрдәге 50 балык алганнар. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы төркем хезмәткәрләре “Уылдык” операциясе кысаларында балыкчыны тоткарлаганнар. Әлеге ир-ат Мишә елгасында аеруча сакланыла торган табигать территориясендә балык тоткан. Оперативниклар ачыклаганча, браконьерның балык тотарга рөхсәт итә торган документы булмаган.

Тоткарланган ир-аттан төрле 50 балык һәм балык тоту ятьмәсе алынган.

Бу факт буенча “Су биологик ресурслардан законсыз табыш” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Фото: скриншот с видео

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев