Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Татарстанда Бөреле станциясе янында поезд бәрдергән ир-ат үлгән

    Фаҗига бүген Бөреле–Биектау аралыгындагы 820нче километрда килеп чыккан.

    Татарстанда Бөреле тимер юл станциясе янында поезд 81 яшьлек өлкән ир-атны бәрдергән. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Транспортта Тикшерү комитетының Идел буе Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте.

    «Бүген Бөреле-Биектау аралыгының 820 нче чакрымында электр поезды 81 яшьлек ир-атны бәрдергән», - дип ачыклык кертте Дмитрий Захаров.

    Пенсионер алган җәрәхәтләрдән үлгән.
     

    Фото: https://pixabay.com

    https://tatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: