Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда дүрт кеше зыян күргән авария видеокамерага эләккән

Юл һәлакәте Чаллы – Әлмәт трассасында булган.

 «Татар-информ»ның үз хәбәрчесе Валентин Кулагин агентлыкка белдергәнчә, кичә көндез Чаллы – Әлмәт трассасында ике җиңел автомобиль бәрелешкән.


Әлеге мизгел шул тирәдән узып барган автомобильдә урнаштырылган видеокамерага эләккән.


«"Лада Гранта"ның йөртүчесе олы юлга чыккан вакытта трассадан хәрәкәт иткән автомобильгә юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, 13нче модельле "Лада" белән бәрелешкән», - диде Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.


Авария нәтиҗәсендә дүрт ир-ат (ике шофер һәм һәр автомобильнең берәр пассажиры) авыр тән җәрәхәтләре алган. Аларны якындагы хастаханәгә озатканнар.

Фото: Валентин Кулагин

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев