Татарстанда фура белән «ГАЗель»ның бәрелешкәнен видеога төшергәннәр
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда фура белән «ГАЗель»ның бәрелешкәнен видеога төшергәннәр

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Зәй тирәсендә булган.

Татарстанда фура белән азык-төлек төягән «ГАЗель»ның кара-каршы бәрелешүен шаһитлар видеога төшергәннәр. Видео социаль челтәрләрдә чыкты.

Беренчел мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Зәй тирәсендә булган. Видеода җимерелгән «ГАЗель» машинасы торуы күренә. Көчле бәрелешү аркасында автомобильнең кузовы җәнчелеп беткән. Асфальтта азык-төлек әрҗәләре таралып ята. Шулай ук юл кырыена төшеп киткән фура да күренә.

Юл-транспорт һәлакәте сәбәпләре, зыян күрүчеләр булу-булмавы ачыклана.

Фото: скриншот видео из соцсетей

tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев