Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда ике кеше автозаправка станциясенә һөҗүм иткән

Автозаправка станциясенә һөҗүм иткән ике ир-атны Казанның Адоратский урамындагы йортларның берсендәге фатирда тоткарланганнар.

30 мартта Казанда М7 трассасындагы автозаправка станциясенә 23 яшьлек һәм 28 яшьлек ике ир-ат һөҗүм иткән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Беренче һөҗүм уңышсыз тәмамланган, АЗС хезмәткәрләре каршылык күрсәткән. Аннары алар бу заправкадан 6 чакрым ераклыкта урнашкан башкасына һөҗүм иткәннәр.

Автозаправка хезмәткәрләре пистолеттан куркып, һөҗүм итүчеләргә акчаны биргән.

31 мартта ике ир-атны да Казанның Адоратский урамындагы йортларның берсендәге фатирда тоткарланганнар. Икесе дә элек хөкем ителгән булганнар. Һөҗүм итүчеләрнең берсенә 23 яшь, икенчесенә – 28. Фатирда урланган акча һәм пневматик пистолет табылган.

Фото: скриншот с видео

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев