Вакыйганың шаһитлары сөйләвенчә, Toyota Land Cruiser автомобиле белән «Лада» машинасы маңгайга-маңгай бәрелешкән.
Бүген республиканың Баулы районы юлында коточкыч юл һәлакәте булды.

Вакыйганың шаһитлары сөйләвенчә, Toyota Land Cruiser автомобиле белән «Лада» машинасы маңгайга-маңгай бәрелешкән.
«Бездә эшләнгән автомобильнең йөртүчесе шунда ук җан биргән. Моннан тыш, Toyota автомобилен йөртүче дә имгәнгән. Аны хастаханәгә алып киттеләр», — дип ачыклык кертте юл һәлакәтенең шаһитлары. Агентлыкка мәгълүм булганча, вафат булган ир-ат 45 кенә яшьлек.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев