Татарстанда М7 трассасында ике җиңел машина һәм фура бәрелешкән, бер кеше үлгән
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда М7 трассасында ике җиңел машина һәм фура бәрелешкән, бер кеше үлгән

Hyundai автомобиленең тагын бер пассажирын һәм йөртүчесен хастаханәгә озатканнар.

Авария кичә кич республиканың Минзәлә районында, М7 федераль трассасының 1085нче чакрымында булган. Биредә ике җиңел автомобиль - Lifan һәм Hyundai, шулай ук шин төягән фура бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, Hyundai автомобиленең пассажиры һәлак булган, әлеге машинаның тагын бер пассажирын һәм йөртүчесен хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. 

Фото: шаһитлар

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев