Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда төзелештә башнялы кран ауган

Гадәттән тыш хәл бүген Биектау авылында булган.

Татарстанда төзелештә башнялы кран ауган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Биектау авылында төзелеш мәйданчыгында кран аву турындагы хәбәр 112 номерына бүген төнлә килгән.

«КАМАЗ» йөк машинасы базасындагы төзелеш краны йөк белән бергә янга таба ауган. Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән.

Гадәттән тыш хәл булган урынга бригада эшчеләре, Биектау янгын-коткару гарнизоны башлыгы һәм Эчке эшләр бүлеге оператив төркеме килгән.

Кранны торгызу өчен аның көянтәсен сүтеп, махсус техника ярдәмендә «КАМАЗ»ны тәгәрмәчкә бастырганнар. 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев