Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда Усадка керү юлында фура һәм җиңел машина бәрелешкән

Вакыйга урыныннан булган кадрлар социаль челтәрләрдә басылып чыкты.

Шаһитлар йөк машинасы һәм җиңел машина катнашында килеп чыккан авариянең нәтиҗәләрен видеога төшергән. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар вакыйга урыныннан кадрлар белән уртаклашты.

Алар мәгълүматы буенча, авария бүген көндез Татарстанда Лаеш районының Усад авылына керү юлында булган.

Кадрларда җиңел машинаның йөк машинасы белән капма-каршы бәрелешкәнлеге күренә. Бәрелешү вакытында машиналарның тизлеге зур булмаган. Урынга ике ашыгыч ярдәм автомобиле килгән.

Авария турында тулырак мәгълүмат ачыклана.
 

Фото: скриншот видео из соцсетей

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев