Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, өч кеше, шул исәптән бала имгәнгән

Тугыз яшьлек кызның аягы сынган булырга мөмкин.

Республиканың Биектау районында Казан-Малмыж юлында кичә ике «Лада» автомобиле кара-каршы бәрелешкән.

Каты бәрелешүдән соң «ундүртенче» модельле «Лада» машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм баганага бәрелгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына фаҗига шаһитлары хәбәр итте.


«Юл һәлакәтендә бер кеше үлгән. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре өч кешене, шул исәптә тугыз яшьлек кызны хастаханәгә алып киткән. Баланың аягы сынган булырга мөмкин», — дип хәбәр итте шаһитлар.

Фото: шаһитлар

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев