Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Татарстанга Свердловск өлкәсеннән килгән йөк машинасына ут капкан

    Янгын кичә кич М7 трассасының 1016нчы километрында - «Тургай» йөк автомобильләре тукталышында булган.

    Печенье төяп, Свердловск өлкәсеннән килгән  йөк автомобиленә Алабуга районында ут капкан, шоферның тәне пешкән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

    Янгын кичә кич М7 трассасының 1016нчы километрында - «Тургай» йөк автомобильләре тукталышында булган.

    «Рено» йөк автомобиле һәм аның тагылмасына ут капкан, янгынның мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән.

    Янгынны сүндерергә тырышкан вакытта шоферның тәне пешкән. Табиблар аңа урында ук медицина ярдәме күрсәткән.

    Башлангыч мәгълүматларга караганда, йөк автомобиле ватык булганга, янгын чыккан.

    Фото: ГУ МЧС России по РТ

    Чыганак: tatar-inform.tatar

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: