Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Түбән Кама прокуратурасы сүгенү сүзләре булган “Шүрәле” әкияте буенча эшне судка тапшырган

Габдулла Тукай исемендәге ял паркында ике көн буена әкиятне сүгенү сүзләре белән яздырган 34 минутлык аудиоязма яңгыраган.

Түбән Кама прокуратурасы сүгенү сүзләре кушып сөйләнгән “Шүрәле” әкияте буенча эшне судка тапшырган. Бу хакта “Татар-информ”га Түбән Кама прокуроры ярдәмчесе Марат Талипов хәбәр итте.

  • Май башында Түбән Камадагы Габдулла Тукай исемендәге ял паркында ике көн буена “Шүрәле” әкиятен сүгенү сүзләре белән яздырган 34 минутлык аудиоязманы  яңгыратканнар. Бу хәл әти-әниләре белән балалар паркта ял итеп йөргән сәгатьләрдә булган. Видео социаль челтәрләргә эләгеп, шактый шау-шу тудырды. Тикшерүне шәһәр мэры Айдар Метшин шәхси контроленә алды.

Прокуратура әлеге факт буенча тикшерү уздырган. Түбән Кама прокуратурасы вәкиле хәбәр итүенчә, тавыш бирү җиһазы, аудиоязма алынган, хезмәткәрләрдән сораштыру уздырылган.

“Әлеге хәлгә паркның 50 яшьлек тавыш режиссеры сәбәпче булуы, язманы Интернеттан алуы, әмма кайсы сайттан алганын хәтерләмәве ачыкланды. Ул язманы тыңламавын, ә классик эчтәлекле татар әсәре дип, исемен генә укып карап алуын әйткән. Шунысын да әйтергә кирәк, тавыш режиссеры бөтенләй татарча белми. Әмма анда рус телендә дә әхлаксыз сүзләр кулланылганлыктан, ул үз эшенә җаваплы карап, аны тыңлаган булса, мондый хәл булмас  иде”, - диде Талипов.

Прокуратура вәкиле әйтүенчә, язманың “тулаем порнография” булуын ачыклаганнар.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура административ эш кузгаткан. Эш судка җибәрелгән. Шулай ук шәһәр башкарма комитетына җаваплы кешеләрне җәзага тарту турында күрсәтмә бирелгән.   

Фото: http://www.bugulma.ws

http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев