Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Түбән Кама районында пыскып ятучы чүплекне иртәгә сүндереп бетерергә җыеналар

Чүплекнең 200 квадрат метрын сүндерәсе калган.

Түбән Кама районында барлыкка килгән һәм хәзер пыскып янган чүплекнең 200 квадрат метрын сүндерәсе калган. Эшне иртәгә төшкә кадәр төгәлләргә җыеналар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Күрелгән чаралардан соң, Түбән Кама районында Прости авылы янындагы чүплек 200 квадрат метрда гына калды. Эшне сишәмбе, 23 октябрьдә төшкә кадәр төгәлләү планлаштырыла”, - дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

  • “Татар-информ” 19 октябрьдә бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына Түбән Кама районында үзлектән ясалган чүплек яну хәбәре алынуын хәбәр иткән иде.

Чүплекне туфрак белән күмү буенча төркем оештырылган. Янгынны сүндерүгә 55 кеше җәлеп ителгән, 27 техника, шулай ук Чаллы беспилотнигы кулланылган. Пыскып янган чүплекне бетерү өчен алты мең кубометр грунт китерелгән.


 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев