Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада микроавтобус һәм җиңел машина бәрелешеп, тугыз кеше зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте сәнәгать зонасы территориясендә булган.

Түбән Камада микроавтобус чит ил машинасы белән бәрелешкәннән соң әйләнеп капланган. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт урыныннан ерак булмаган автомобиль хуҗалары хәбәр итте.

Сәнәгать зонасы территориясендә кичә кич «Тойота» микроавтобусы һәм «Рено Логан» машинасы бәрелешкән. «Тойота» бәрелүдән соң әйләнеп капланган.

«Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, авария нәтиҗәсендә тугыз кеше зыян күргән.

«Зыян күрүчеләрнең берсе авыр хәлдә. Тугыз кеше дә Түбән Кама үзәк район хастаханәсенә урнаштырылды», — дип хәбәр иттеләр министрлыкта.

Авария урынында ашыгыч хезмәтләр эшли.

Фото: очевидцы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев