Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Әтисе 5 айлык кызын аягыннан тотып балконда болгап торганда, әнисе урамда халык янында тора

Бу хәл 19 август көнне Саранск шәһәрендә була. Бер исерек ир күпкатлы йортның балконыннан 5 айлык баласын ташламакчы булган. Курчак сыман аягыннан гына эләктереп, нидер кычкыра-кычкыра аска болгый башлаган.

Халык җыелган. Коткаручылар килеп җиткәнче һәркем ирне үзенчә тынычландырырга тырышкан. Аның янына бары тик күрше балконның тар рәшәткәләре буйлап кына үтәргә мөмкин булган. Полиция хезмәткәрләре һәм коткаручылар, үзләренең гомерләрен куркыныч астына куеп, шуннан кергәннәр һәм 5 айлык баланы үлемнән коткарганнар. Җирдә балкон турысына батут куеп, коткаручылар сакта торган, ашыгыч ярдәм машинасы да килгән. Бу вакытта баланың әнисе дә урамда халык янында торган, куркыныч хәлгә түзә алмыйча, һушыннан язып егылган.

Үз гомерен аямыйча, кеше йөри алмаслык тар кәрниздән килеп, ирне эчке якка этеп җибәргән кеше - урындагы участковый, полиция лейтенанты Василий Мартынов. Социаль челтәрләрдә аның бу батырлыгы өчен халык бик күп уңай комментарийлар язып калдырганнар: "Афәрин, Василий! Син чын ир-егет!", " Синең кебек кыю кешеләр бик аз, сокланам! Ышанам, бу юлларны син дә укыйсыңдыр, рәхмәт сиңа", "Шәп егет син, үзеңә дә яхшылык булып кайтсын, афәрин!" һ.б.

Бу мәхшәргә кадәр, теге исерек ир өйдә буран уйнатып, хатынын өйдән куып чыгарган булган. Шуннан тәрәзәдән әйберләрен атып бәрә башлаган. Бер-бер артлы утыргычлар җиргә очкан, утюг, микроволновка, табалар килеп төшкән. Ә аннан... үз баласын аягыннан тотып, аны да атып бәрмәкче булган... 

Фото: omet-rb.rbsmi.ru скриншот видео

matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X