Туристларның берсе егылып башы белән бәрелгән, икенчесе су коенганда баткан.
Төркиядә ял иткәндә Россиядән ике кеше үлгән. Туристларның үлемен Россиянең Генераль консуллыгы раслады, дип ТАСС хәбәр итте.
7 июнь көнне Кемер кунакханәсендә ял итүчеләрнең берсе үз бүлмәсендә егылып башын бәргән һәм вафат булган.
8 июньдә Аланиядә турист суда баткан. Табиблар аңа ярдәм итә алмаган, дип хәбәр итә Cukurova Expres басмасына сылтама белән РБК .
Фото: https://pixabay.com | diyatrina


Нет комментариев