Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Югары Ослан районында авариягә юлыккан үсмерләр машинаны дусларыннан урлаган булган

Авариядә 15 яшьлек үсмер (ул рульдә булган) һәм ике кызның гомере өзелгән. Төрле тән җәрәхәтләре алган тагын ике үсмерне хастаханәгә озатканнар.

Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, әлеге факт нигезендә машина урлау һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозу маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, әлеге авариягә кадәр үсмерләр Югары Ослан районының «21 век» бакчачылык җәмгыятендә кәеф-сафа корып утырган. Шуның соң аларның берничәсе сорамыйча гына бер егетнең машинасын алган.

Аннары Казан – Ключище юлында авариягә очраганнар. Нәтиҗәдә, 15 яшьлек үсмер (ул рульдә булган) һәм ике кызның гомере өзелгән. Төрле тән җәрәхәтләре алган тагын ике үсмерне хастаханәгә озатканнар.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр әлеге фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклый, эшне тикшерү дәвам итә.

Фото: tatar-inform.tatar

Чыганак: /tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев