Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Зәй янында микроавтобус 12 яшьлек үсмерне бәрдергән, кыз бала шунда ук үлгән

    Юл-транспорт һәлакәте Зәй-Сухарево трассасының 14нче чакрымында булган

    Зәй янында микроавтобус 12 яшьлек кызны бәрдергән. Бу хакта Республика автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

    Зәй-Сухарево трассасының 14нче чакрымында «Мерседес – Бенц Вито» шоферы, башлангыч мәгълүматлар буенча, «зебра» җәяүлеләр юлыннан йөгереп чыгып килгән укучы кызны уздырмыйча, бәрдереп киткән.

    Кыз бала алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

    Фото: соцсети

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: