Хөкүмәттә бала туганнан соң ипотекага шунда ук акча күчерү идеясен хуплап алдылар. Яңа кагыйдәләр, документны хөкүмәт каравыннан соң, үз көченә керәчәк.
Хәзерге вакытта туган баланың әти-әнисе ана капиталын ипотека түләвенә балага өч яшь тулу белән генә файдалана ала иде. Исегезгә төшерәбез, быел 1нче гыйнварда ана капиталы 5,5% арткан. Хәзер икенче бала туса дәүләт 453 мең 26 сум акча бирә, бу узган ел белән чагыштырганда 23 мең сумга күбрәк.


Нет комментариев