Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Уразага ният кылу

Рамазан аенда ураза тотарга ният кылына һәм кояш чыкканчы 2 сәгать алдан сәхәр ашалып бетә. Ураза булачагына тел белән яки күңел белән ният кылу тиештер. «Нәүәйтү ән әсүмә саумә шәһри Рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъ­риби хаалисәл-Лилләһи Тәгаа­лә». (Аллаһу Тәгалә ризалыгы өчен, ихласым илә ният кылдым, Рамазан уразасын тотмакка, таң вакытыннан башлап, кояш...

Рамазан аенда ураза тотарга ният кылына һәм кояш чыкканчы 2 сәгать алдан сәхәр ашалып бетә. Ураза булачагына тел белән яки күңел белән ният кылу тиештер.

«Нәүәйтү ән әсүмә саумә шәһри Рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъ­риби хаалисәл-Лилләһи Тәгаа­лә».

(Аллаһу Тәгалә ризалыгы өчен, ихласым илә ният кылдым, Рамазан уразасын тотмакка, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр).

Кояш баткач, уразаны тәмам кылганда, татлы җимешләр белән яки бер тәгам тоз йә су белән ифтар кылу, ягъни авыз ачу сөннәттер.

Авыз ачканнан соң ошбу дога укылыр:

«Аллаһүммә ләкә сүмтү, вә бикә әәмәнтү, вә галәйкә тәүәккәлтү, вә галәә ризкыйкә әфтартү, фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү вә мәә әххартү».

(«Әй, Аллаһү, ошбу уразамны мин Синең ризалыгың өчен тоттым, вә мин Сиңа гына иман китердем, вә Сиңа тәвәккәл кылдым, вә Синең ризыгың илә авызымны ачамын. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһу, инде минем әүвәлге һәм соңгы гөнаһларымны да ярлыкагыл». Амиин.)

Тоткан уразаларыгыз кабул булсын, хөрмәтле дин кардәшләр!

Түбәндәге өч төрле эш уразаны боза:

1)борчак кадәр генә булса да берәр ризык яки дару йоту;

2)бер тамчы кадәр генә булса да су йоту яки укол кадату;

3)якынлык кылу.

Ураза тоткан кешегә түбәндәге эшләр мөстәхәб (мактаулы гамәлләр) булып санала:

1)таң атканчы, төнлә торып сәхәр ашау. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Таң алдыннан сәхәр ашагыз,чөнки бу вакытта бәрәкәт бар» (Бохари);

2) авыз ачуны соңга калдырмау;

3)изге гамәл-гыйбадәтләрне арт­тыру;

4)изге Коръәнне уку һәм ятлау. Пәйгамбәребез (с.г.в.) изге Рамазан аенда Коръәнне бик күп укый иде (Бохари).

Ураза выктында көндезен түбәндәге 10 төрле эшне кылу мәкрүһ (шелтәле) санала:

1)файдасыз һәм әдәпсез сүзләр сөйләү;

2)озак вакыт мунчада булу яки суга чумып коену;

3)ризык һәм сагыз чәйнәү;

4)берәр азыкка телне тидереп татып карау;

5)авыздан үбү;

6)ифтар кылмыйча, ике көн рәттән ураза тоту;

7)авыруның артачагын белә торып ураза тоту.

Ураза тоткан кешегә түбәндәге 10 төрле эшне башкару дөрес санала:

1) сатып алыначак малны татып карау;

2)балага ризык чәйнәп бирү;

3)күзгә сөрмә тарту;

4)тешләрне пакъләү;

5)кан алдыру;

6)сөлек салдыру;

7)комган белән госел коену;

8)мунчага кереп, аягүрә тирләп чыгу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев