Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

1 Июнь көнне Саба үзәк мәйданында зур бәйрәмгә сезне көтеп калабыз!

Район балалар китапханәсе, 1 июнь - балаларны яклау көне уңаеннан, Үзәк мәйданда "Тукай әсәрләре рәсемнәрдә", "Бөек Җиңүнең 71 еллыгы", "Яраткан мультфильмым" темалары буенча - асфальтка рәсем ясау бәйгесе.

1 июнь көнне Үзәк мәйданда Район балалар китапханәсе һәм Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханә "Халыкара балаларны яклау көне" уңаеннан кичке сәгать 17.00 да рәсем бәйгесе уздыра.

2016 ел - халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее белән истәлекле ел. Шулай ук 2016 ел - Россия киносы елы. Тагын бер ел вакыйгасы - Бөек Җиңүгә - 71 ел. Әлеге бәйрәм шушы вакыйгаларга бәйләп алып барылачак. Бәйрәмгә килгән балалар рәсем бәйгесендә һәм төрле уен-ярышларда катнаша алалар.

Рәсем бәйгесендә һәр теләгән бала асфальтта акбур белән рәсем ясый ала. Рәсем бәйгесенең 1-нче темасы: "Произведения Тукая в рисунках". Сез узегезнең рәсемнәрегездә яраткан Тукай әсәрләреннән - әкиятме ул, шигырьме, мәсәлме - образлар, куренешләр тасвирлап бирә аласыз.

2-нче темасы: "Любимый персонаж из мультфильма». Сез үзегезнең яратып караган мультфильмыгыздан күренеш яки геройларны тасвирлый аласыз.

3-нче темасы: "71-я годовщина Великой Победы»». Сез, үзегезгә билгеләнгән шакмак эчендә, сугыш турында укыган китапларыгызга яки караган киногызга иллюстрация ясыйсыз.

Балалар! Шакмакның өске сул почмагына фамилия, исемегезне һәм ничә яшьтә икәнегезне язарга кирәк. Шакмакның уң почмагына укыган китапның, караган киноның яки мультфильмның исемен дә язарга онытмагыз.

Рәсем бәйгесеннән соң Район мәдәният клубы хезмәткәрләре хәрәкәтле уеннар тәкъдим итәчәкләр. Бу бәйгеләрдә сез үзегезнең рәссамчылык талантыгызны, җитезлегегезне, өлгерлегегезне күрсәтерсез дип ышанып калабыз.

Хөрмәтле балалар, сезне бәйрәмгә көтеп калабыз! Җыелу вакыты - кичке сәгать 17.00

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев