Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

26 апрельдә Сабада татар рухлы һәркем Тукай туган көнне билгеләп үтте [фоторепортаж]

26 апрельдә татар рухлы һәркем Тукай туган көнне билгеләп үтте. Бу көнне район мәдәният йортына да туган телен хөрмәт иткән укучылар, өлкәннәр җыйналды.

Алар - район китапханәсе һәм Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җирле бүлекчәсе оештырган "Тукай кайта безгә һәр язда" конкурсында җиңүчеләр. Бәйге Иштуган, Ике басу Арташ, Кызыл Мишә, Килдебәк һәм Саба зоналарында узды. Җиңүчеләргә диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Үз яшь категорияләрендә беренчелеккә чыккан шигърият сөючеләр тамашачыларга Тукайның шигырьләрен укыдылар. Сәхнәгә чыгучылар арасында өлкән яшьтәгеләрнең дә булуы аеруча да шатлыклы булды. Олы Ныртыдан 58 яшьлек Рәхимҗан Галимҗановның "Әллүки"ен, Юлбаттан Котдус Рәхимуллинның "Тәфтиләү"ен халык озак алкышлады. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Тәлгат Нәҗмиев, шагыйрь Зөфәр Шәйхетдинов тантанада катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләп, ихлас теләкләрен җиткерде. Бәйрәм азагында тулы зал тамашачылар "Туган тел" җырын башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев