Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

28 июнь көнне - Олы Кибәче авылы җирлегендә "Яшьләр көне" уткәрелде [+фото]

28 июнь көнне - Олы Кибәче авылы җирлегендә өч авыл: Кече Кибәче,Олы Кибәче,Төбәк авыл клублары белән берлектә кайткан студентлар һәм авыл яшьләре өчен Сабантуй җирендә "Яшьләр көне" уткәрелде.

Олы Кибәче авыл җирлеге сәркатибе Хөсәенова Розалия барлык яшьләрне бәйрәм белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Клуб мөдирләре: Шарафеева Г.М.,Шакирова Ф.Н.,Хадиуллина Г.Р., яшьләрне бәйрәм белән котлап иң матур җырларын буләк иттеләр.Шулай ук армия сафларына китүче егетләр хөрмәтенә Шавалиева Г.М.,"Мәхәббәт җимешләре" дигән җырны башкарды. Бәйрәм программасын китапханә мөдире: Фатихова Г.Р. алып барды һәм яшьләрне берсеннән - берсе кызыклы уен төрләре белән таныштырды. Яшьләр хһрмәтенә әзерләнгән бәйрәмдә барлык катнашкан уенчыларга буләкләр бирелде. Бәйрәм дискотека белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев