Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

8 Март бәйрәме

Көннең яктылыгы - кояшта, Күкнең матурлыгы - йолдызларда, Җир йөзенең гүзәллеге - хатын-кызларда.

Яз табигатькә тереклек алып килгән кебек, хатын-кыз да җиргә яңа тормыш бүләк итә. Шагыйрьләр, рәссамнар, фәлсәфәчеләр хатын-кызга карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң назлы сүзне, иң җете төсне тапканнар, иң акыллы фикерләр әйткәннәр. Хатын-кыз образларында иҗатка илһамландыручы гүзәл алиһәләрне гәүдәләндергәннәр, тылсымлы планеталарга һәм күңелне җилкендереп янучы йолдызларга алар исемен биргәннәр. Бүген дә без, нәкъ элеккечә, сезгә ихластан сокланып, дулкынланып карыйбыз, матур сүзләр әйтәбез.

Саба таңнары редакциясе коллективы хатын-кызларыбызны якынлашып килүче бәйрәмнәре белән тәбрик итә, һәрвакытта кояш кебек балкып дөньяга ямь һәм җылылык таратып торуыгызны тели!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X