Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Аналар сагышы

Аналар сагышы Тәрәзәгә баккан биш ана, Биш анада бала сагышы. Төшләр күрәбезме әллә соң? Әллә инде шулай саташу?

Күрмәдек без быел язларны,

Килмәделәр безгә җәйләр дә.

Көзләр булып сагыш сарылды

Җаныбызга ямьле майларда.

Баладан да газиз ни бар соң!

Ана өчен якты дөньяда.

Бу сорауга берәү булса да,

Бәлки җавап бирер шулай да?

Юк шул, сорау мәңге җавапсыз

Икәнлеге аның ап-ачык.

Газаплана, бәргәләнә йөрәк,

Ышанасы килми һаман да.

Ничек инде синең газиз балаң,

Яп-яшь килеш ятсын гүрләрдә.

Умырзая чәчәк аткан мәлдә

Яман хәбәр телде үзәкне.

Ышанмады күңел, өзгәләнде,

Яман төшләр кебек тоелды.

Гомер бүләк иткән идек бит

Елның дүрт фасылында.

Бер мизгелдә юк булдылар

Биш егет асылы да.

Әүлиягә тиңсез иде алар

Бишесе дә лачын кебекләр.

Хәсрәт кочагына барыбызны

Салып кинәт китеп бардылар.

Нәрсә булган? Нигә? Нишләп? дигән

Сорау борчый бүген җаннарны.

Үзләренә, бер Аллаһка мәгълүм

Җаннарының ничек чыкканы.

Юк, юк, үлмәдегез, балакайлар,

Безнең өчен бар да исәннәр.

Сезнең белән бергә үтә көннәр,

Сезнең белән туа иртәләр.

Аллаһыдан Сезнең җаныгызның

Җәннәтләрдә булуын сорыйбыз.

Тәкъдирегез шулай язылгач

Буйсынмыйча булдыра алмыйбыз.

Якты матур дөньяларда

Мизгел генә яшәп калдыгыз.

Табигать уянган бер мәлдә

Умырзая кебек сулдыгыз.

Бөреләнеп чәчкә атарга да

Өлгермичә калды гомерегез.

Тормышка ашмады хыяллар,

Өметләр бар иде - өздегез.

Атылыйкмы әллә кыядан?

Юк, ярамас, тәкъдир язмагач.

Сабырлыклар бирсен безгә Ходай,

Дибез бүтән чара калмагач.

Раилә Мөхәммәтҗанова.

Арташ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев