“Автоледи -2017” ачыкланды (+фотолар)
Узган шимбәдә районның "Автоледи-2017" җиңүчесе ачыкланды. ЮХИДИнең район бүлекчәсе һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе тарафыннан оештырылган чираттагы бәйгедә 6 гүзәл зат катнашты. Рульгә утырган хатын-кызларның машина йөртү осталыгын бәяләү һәм үстерү, гомумән, юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә игътибарын юнәлтү максатында республикада бу бәйге инде 20 елга якын үткәрелә....
Узган шимбәдә районның "Автоледи-2017" җиңүчесе ачыкланды. ЮХИДИнең район бүлекчәсе һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе тарафыннан оештырылган чираттагы бәйгедә 6 гүзәл зат катнашты.
Рульгә утырган хатын-кызларның машина йөртү осталыгын бәяләү һәм үстерү, гомумән, юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә игътибарын юнәлтү максатында республикада бу бәйге инде 20 елга якын үткәрелә. Автомобиль йөртүче кызлар районыбыз юлларында елдан-ел күбрәк күренә, ә менә ир-егетләрнең аларга мөнәсәбәте төрлечә. Тукталышка аркылы куелган машина булса: "Әлбәттә, руль артында хатын-кыз!"- диләр. "Автоледи-2017" конкурсында катнашучылар хатын-кызларның автомобиль белән алардан ким йөртмәүләрен күрсәттеләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне тикшерү исә һәркемне дулкынландыра. Билетлар да күз ияләшкәне түгел, алар ел саен үзгәреп тора. Шуңа күрә: "Бәйгедән соң машина йөртү хокукын алырлар", - дигән шаяртулар да булды. Имтихан алучы инспектор Илнур Насыйбуллин белән бүлекчә начальнигы Гүзәл Ягәфәрова аларны тынычландырды: "Борчылмагыз. Бу бит конкурс, ә "права" алуга имтихан бирү түгел". Бу киңәш дөрес җавапларны күпкә арттырды.
Бәйгенең автомобильне фигуралы йөртү этабы да җиңел түгел. Шулай да "автоледи"ларның берсе дә каушамады. Автомобильне арты һәм яны белән "гаражга" керткәндә бер фишканы да аудармадылар алар. Артка таба "сигезле" ясап йөргәндә генә кайберәүләргә берничә тапкыр алга биреп алырга туры килде. Ике этаптагы гомуми баллар буенча иң яхшы нәтиҗәне финанс-бюджет палатасында эшләүче Гөлия Кәшипова күрсәтте. Икенче урын Миләүшә Насыйбуллинага бирелде. Өченче урынны Гөлназ Хәбибуллина алды. Тимершыктан бәйгедә беренче тапкыр катнашкан Алинә Шәрифуллина 4нче булды.
Беренче урынны алучыга инструментлар җыелмасы, икенче һәм өченче урыннар өчен GPS трекерлы сәгать һәм Wenner чәйнеге, катнашучыларның калганнарына термос, термокружка һәм карт-редерлар тапшыру бәйрәмнең йомгаклау өлеше булды. Бәйгедә берничә ел катнашып та җиңгәне булмаган Гөлия Кәшиповага район данын республикада якларга туры киләчәк. "Ныклап әзерләнәсе була, сынатмаска исәп",- диде ул
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев