Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Авылны сөт җыйнаучы кузгата

Авыл иртә уяна. Күбесенең эшкә киткәнче сыер савасы, сөт тапшырасы бар.

Райпоның Тимершык авылындагы сөт җыю пунктына да Рафис Ганиев "УАЗ"ы белән Олы Шыңар авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыклардан җый­налган продукцияне сәгать 7 тул­ганчы суыткычка бушатып киткән иде. Ул арада Раиф Ягъфәров кибеткә кайнар икмәк тә китереп җит­керде. Район кулланучылар җәмгыятенең хәзерләүләр һәм җитештерү тармаклары эшчән­леге авыл көнкүрешендә әнә шулай иртүк чагылыш таба.

-Райполар күп районнарда бетте бугай инде, безнең менә эшләгән көн,- ди икмәк ташу машинасын йөртүче Р.Ягъфәров.

Чыннан да, финанс тотрык­сызлыгы елларында респуб­ликада кулланучылар жәмгы­ять­ләренең күбесе шәхси кулларга күчеп беткәндә, районда кооператорлар уңышлы гына эшләп килә. Президентыбыз Р.Миңнеханов та 2013 ел ахырында Татарстанда кулланучылар кооперациясе мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә кечкенә авылларда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен алып баруда кооперациянең роле зур икәнлеген искәртте. Авылда хәзер дә хәзерләүләр эшенә ихыяҗ кимеми. Эш сөйгән кешеләр сыердан бизми, үз куллануыннан арткан продукцияне сатып акчалы була. Сөт сату өчен авылдан район үзәгенә килүчеләр дә бар. Әмма гел алай йөри алмыйсың, капка төбеңә килеп туктаган машинага биреп җибәрүең кулай. Р.Ганиев та кичә Кече Шыңардан, Сабайдан 41 хуҗалыктан сөт алып килгән иде. "Көнгә уртача 1,4 тонна сөт тапшырам. Хәзер литрын 14 сум 30 тиеннән җыям, кыш көне 18 сум 50 тиенгә кадәр күтәрелгән иде. Акчаны 15 көн саен тапшырам. Һәркем өчен тиенен тиенгә туры китереп, алдан әзерләп куям, җайлы, сдача көтеп торасы юк",- ди Р.Ганиев. Хезмәттәше Әнәс Сөләйманов исә сөтне Түбән Шытсу авыл җирлегендә яшәүчеләрдән җыйнап соңрак килеп җитә.

-Суыткычта 4 градуска кадәр суытылган 3,3-3,5 тонна сөтне Балтач эшкәртү комбинатыннан килеп алып китәләр. Продукциянең сыйфатын "Лактан" дигән бик төгәл прибор белән тикшерәм. Менә, карагыз, суны 1 процент дип күрсәтә, бу - әйбәт күрсәткеч. Димәк, су кушмыйлар,- ди кабул итүче Айрат Саматов.

Язманы тулысынча газетабызда укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев