Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

АЙСЫЛУ - ИҢ ЯХШЫ ТӘРБИЯЧЕ

13 декабрьдә Иске Икшер­мә авылындагы «Тургай» приютында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, махсус ко­миссия вәкилләре, министрлык белгечләре, социаль учреждениеләр җи­тәкчеләре, тәрбиячеләре кат­нашында Татарстандагы яшүсмерләр һәм балалар приютларының иң яхшы тәрбиячесен ачыкладылар. Бүгенге көндә республикада 17 приют исәпләнә.

 – Әлеге конкурс «Без бергә булдырабыз» республика  проекты кысаларында уза.  Билгеле булганча, приютлар ата-ана назыннан мәхрүм калган, авыр тормыш шартларында булып, тәрбия ягыннан шактый аксаган балалар өчен эшли. Приют тәрбиячеләренә  аларны  көндәлек күнекмәләргә өй­рәтү,  алдагы тормышка әзерләү, дөньяга уңай караш формалаштыру, кыскасы, тәрбия мәсьәләсенә зур әһәмият бирү  бурычы куела. «Иң яхшы приют тәрбиячесе» конкурсы үткәрүнең дә төп максаты – иң уңышлы педагогик алымнарны, үзенчәлекле тәрбия өлгеләрен барлау һәм алдынгы тәҗрибәләрне башка приютларга җиткерү, – дип ачыклык кертте  Юлия Абдреева.

  Конкурсның сентябрь аенда узган беренче этабында тәрбиячеләрнең балалар белән үткәрелгән дәрес күрсәтмәләренә министрлыкка юлланган   видеороликлар аша бәя бирелгән иде. Дәресләрдә иң уңышлы тәҗрибә алымнарын кулланучы биш тәрбияче  республика турына сайлап алынды.  «Тургай» приюты  тәрбиячесе Айсылу Исмәгыйлованың дәресе дә югары бәяләнеп, финалга узды. Икенче турда  махсус комиссия  дәресләрне районнарга барып карады.  13 декабрьдә таләпчән комиссия, белгечләр алдында  Айсылу Исмәгыйлова  кабат  имтихан тотып,  финал турында мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән «Тылсымлы су» дигән дәрес күрсәтте. Анда тәр­бияче төрле уен формалары аша балалар  белән күп тәҗрибәләр үткәреп,   су­ның  үзлекләре,  тере һәм үле су, кыскасы, суның чыннан да яшәеш чыганагы икәнлеген исбатлады...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев