Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Баланы акчага кызыгып кына алып кайтмасыннар, кредит тозагына капмасыннар иде"

Беркөнне поездда Казанга барганда бер хатынның елый-елый сөйләгәнен тыңларга туры килде. Шуннан соң һаман да йөрәгем авырта. Борчылмаслык та түгел шул. Кыскасы, бу хатынның ике ир баласы була.

Өлкәне Казанда эшкә урнашып, әйбәт кенә яши башлый. Кредит алып, өч бүлмәле фатирга күчәләр. Ана капиталына кызыгып, өченче балаларын алып кайталар. Ни кызганыч, ул чирле булып туа. Шуннан башлана инде газап чигүләр. Баланы дәвалау өчен миллионнар кирәк була. Болар фатирларын сатып, әниләренә кайтып егылалар. "Нигә уйлап чыгардылар икән бу ана капиталын? Акчага кызыгып бала алып кайтмаслар иде, ичмасам. Аптыраганнан әйтәм инде",- дип күз яшьләрен түкте бу хатын. Килен исә: "Баланы табибка йөртү, дарулар өчен күп акча кирәк. Кредит түлисе бар. Ничек яшәрбез?"- дип өзгәләнә икән.

Чыннан да, яшьләргә авылда тормыш итү авырайды хәзер. Элек эшкә керүгә фатир бирәләр иде. Бер сыер саткан акчага йорт салып чыгучылар да булды. Хәзер һөнәреңә туры килгән эше дә юк, кредит алсаң, гомер буе түләргә кирәк. Күпләр яхшы яшәргә тырышып, банкларга бурычка бата. Шул поездда барганда берәү, сүз иярә сүз чыгып, күршесенең дүртенче кредитын алуы турында сөйләде. Аз да, күп тә түгел - 500 мең. Шуның 100 меңен алып биргән кешесенә түләгән. Хәзер миллион сумнан артык итеп түләргә тиеш. "Тормыш бугазыңнан алгач, кая барасың",- дип җөпләп куйды бу вакыйга турында сөйләүче.

Әбиләр әйткәндәй, нужа йөртә икән адәм баласын. Кичекмичә яшьләрнең киләчәге турында җитди уйларга вакыт. Баланы акчага кызыгып кына алып кайтмасыннар, кредит тозагына капмасыннар иде.

Хәлил Мортазин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев