Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Байлар Сабасы­ның үзәк урамнарындагы “яткан полицейскийлар”ның файдасы [+фоторепортаж]

Көзгә таба Байлар Сабасы­ның үзәк урамнарындагы юлларда, халыкчан әйт­кәндә, "яткан полицейскийлар" күбәйде.

Әгәр "40" бил­гесе куелган урында - 40, "20" билгесе торган юлда сәгатенә 20 километр тизлек белән барсак, кирәге булыр идеме икән урамнарда ясалма тоткарлыкларның? Бу сорауны ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Линар Вәлиевка да бирдем. "Юк, билгеле",- диде ул. - Шулай да страховка өчен мәктәп, гимназия, балалар бакчалары каршындагы урамнарга ясалма каршылыклар ясатырга мәҗбүрбез".
Административ практика бу­енча өлкән инспектор Гөлгенә Гаянова да: "Яшьләр бигрәк ваемсыз йөри шул хәзер, юл билгеләрен бар дип тә белми",- ди. Менә шундыйлар аркасында ка­гыйдәләрне һәрчак тө­гәл үтәүчеләргә кыен, алар да ясалма каршылыклардан атынып йөрергә мәҗ­бүрләр. Сабаның кайбер чат­ларын үткәндә аеруча сак булырга кирәк. Әйтик, руль артында булсам, үзем дә Мәктәп урамының приставлар хезмәте бинасы каршындагы урам чатын, гәрчә төп юлдан килсәм дә, тормозга баскан хәлдә диярлек үтәм. Ник дигәндә, кайбер автомобильләр кар­шыңа килеп чыктым ди­гәндә генә туктый язып кала. Ә 1 октябрь иртәсендә икенче дәрәҗәдәге юлдан килгән "КИА" автомобилен йөртүче (1986 елгы диделәр) туктап та кала алмыйча, Мәктәп урамына килеп чыккан һәм "ВАЗ" белән бәрелешкән иде. Нәтиҗәдә "КИА" алгы өлешсез калды. Бамперлары, башкаларга сабак булсынгадыр инде, һаман шунда ята.
Шуннан 10 көн чамасы элегрәк Мәктәп һәм Муса Җәлил урамнары чатында эңгер-меңгердә "Фиат" белән "Мицубиси" бәрелеште. "Фи­ат"ны йөртүче (1965 елгы) светофор сигналына игътибар итеп тормаган, ашыккан. Ә Казан - Шәмәрдән юлының 117нче чакрымында 21 сентябрьдә булган авариядә йөртүчеләрнең исән калуына аптырый торган. Бу юлы Уржумнан 1978 елгы С. Семенов идарә иткән "КамАЗ" туры сызыкны кисеп чыгып, "ГАЗ" белән бәрелешә. Машиналарның икесе дә яраксыз хәлгә килә


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X