21 апрель көнне район үзәк китапханәсенең методик бүлеге Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап, кичен китапханәгә килүче китап укучыларга библио-квест үткәрде. Библио-квест ул - Квест (ингл. теленнән - "эзләү, предметны эзләү") үзеңә кирәкле әйберне эзләү.
Бу уенда катнашучылар һәр тукталыш саен ("Су анасы", "Күбәләк", "Музей", "Шүрәле") биремнәр үтәп тылсымлы сүзләр җыйдылар. Соңгы тукталышта сүзләрдән мәкаль төзелде. Чара барышында китап күргәзмәсенә күзәтү ясалып, Г.Тукайның шигырьләрен укыдылар һәм кунакларның үзләре иҗат иткән шигырьләрен дә тыңладылар. Библиотөн "Туган тел" җыры белән тәмамланды.


Нет комментариев