Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Британиянең элекке премьеры Маргарет Тэтчер вафат: "тимер леди" тормышыннан фотомизгелләр

Лондонда Британиянең элекке премьер-министры Маргарет Тэтчер 87 яшендә вафат булды.



Сүзчесе Лорд Белл әйтүенчә, Тэтчер гаиләсе аның дүшәмбе иртән башына кан савудан үлүен хәбәр иткән. Соңгы берничә ай буе Тэтчерның хәле начар булып килде.



Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон Британия "бөек җитәкчесен" югалтты, дип кайгы уртаклашты.

Букиңһем сарае патшабикә Элизабетның Тэтчер үлеменә кайгыруын белдерде.



"Тимер леди" дип йөртелгән Маргарет Тэтчер Британия тарихында бердәнбер хатын-кыз премьер-министр булды.

Сәүдәгәр гаиләсендә туган Маргарет Һилда Робертс тыйнак шартларда үсә.



Соңрак ул абруйлы Оксфорд университетында уку өчен стипендиягә лаек була.

Консерватив фирка вәкиле университетта химия белән бергә зирәк җавапларга һәм җәмәгатьчелек алдында чыгыш ясарга да өйрәнә.

Мәгълүмат www.azatliq.org сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X